Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары бара

Бүген Азнакай политехника техникумы спорт залы янә районыбызның иң көчле волейболчыларын үзенә җыйды

Район башлыгы призына узган  турнир Әниләр көненә багышлап үткәрелде. Хезмәттә генә түгел, спортта да югары нәтиҗәләргә ирешкән гүзәл затларыбызны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов сәламләп, барысына да уңышлар теләде.


Хатын-кызлар арасында мондый турнирлар ел дәвамында даими оештырылып тора. Аның төп инициаторы - район Советы оештыру бүлеге җитәкчесе, администрациянең волейбол командасы капитаны Эльвира Галиева.

Ул волейбол дигән зур "гаиләгә" берләшеп, районда спортның бу төрен үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларыбызга рәхмәт белдерде, әлеге дуслыкның гомерле булуын теләде. Һәр уенчыга истәлек бүләкләре дә әзерләнгән иде. Район башлыгы кубогына узган ярышта администрация, мәгариф идарәсе, район үзәк сырхауханәсе, нефтьчеләр һәм Актүбә бистәсе командалары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев