Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда ветераннар арасында йөзү ярышы үтте

Безнең район өлкәннәре һич тынгы белми: әле генә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алар, әле генә мәдәни чараларда катнашалар, әле генә сәяхәттә үзләре...

Ул гына да түгел, бүген инде өлкән яшьтә булуларына карамастан, спортта да сер бирмиләр алар: шахмат уйнау, чаңгы шуу, скандинав таяклары белән йөрү дисеңме?! Аларның дәрт-дәрманына яшьләр дә көнләшерлек!

Бүген ветераннар арасында иң шәп йөзүчеләрне ачыкладылар: шәһәр бассейнында йөзү буенча район турниры үтте. Ерак дип тормаганнар, авыллардан да килүчеләр күп иде.

– Спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлекләребез бар! Шуңа моннан файдаланырга кирәк. Киләчәктә дә бүгенге кебек актив булып яшәргә язсын, – ди район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.

Өлкәннәребез 25 метр арага йөзүдә ярышты. Монда беренчелекне Кәкре Елга авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Илмир Гарипов алды.

– Яшь чакта су буеннан кайтып керми идек. Бүген дә, бассейнга йөрмәсәм дә, бик иркен йөзәм. Без бит авыл малайлары! – ди ул.

Икенче урынны Рәфис Солтангиров яулады, Наил Гарифуллин өченче йөзеп килде.

Өлкән спортчыларны район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов та сәламләп, бүген дә сәламәт яшәү рәвеше алып барган ветераннарга рәхмәт әйтте.

Ярышлар йөзү белән генә тәмамланмады. Өлкәннәребез гер күтәрү, урындыктан иелү буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар. Дартста алдынгылар да ачыкланды.

Гер күтәрүдә Рәфәт Динеевка тиңнәр булмады. Фәнил Зиязов икенче урынны алды. Аннан әз генә калышып, Сәгадәт Кәримов өченче булды.

Урындыктан иелүдә Борис Овчаркин беренчелекне яулады.Фаяз Зәйдуллин – икенче, Зирәк Хәйруллин – өченчедә.

Бәйрәмгә әйләнгән спорт чарасы мул чәй табыны артында тәмамланды. Өлкәннәребезне район башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов та тәбрикләп, аларның һәрберсенә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев