Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Азнакайда узган «Татарстан кроссы» ярышында ике меңнән артык кеше йөгерде

Бүген «Юбилейный» стадионында физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында уздырылган «Татарстан кроссы» ярышларында 2 меңнән артык азнакайлы катнашып, һәркем үзен чыдамлыкта сынады.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ул мондый спорт чараларында катнашучыларның елдан-ел артуын искәртеп, узышларга үз коллективларын туплый алган җитәкчеләргә рәхмәт белдерде. 

Районның физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов ярыш тәртибе белән таныштырганнан соң йөгерешчеләр старт сызыгына басты. Дистанция озынлыгы катнашучыларның яшенә карап билгеләнгән иде. 

Әлеге йөгерешнең төп максаты булып финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау торганы бик күпләребезгә мәгълүм. Әмма ярыш булгач, җиңүчеләр дә билгеләнде.

Җитәкчеләр арасында Динар Миңнеханов, (Мәсгут авыл җирлеге), Гөлнара Фәррахова, район (башкарма комитеты) беренче килделәр. 

Өлкәннәр арасында Таңсылу Шакирова, Адель Сафиуллин, Альбина Кәлимуллина, Айнур Бәдретдинов, Нәсимә Шәрипова, Илдар Харисов җиңүче булдылар.

Шунда ук ГТО нормативларын кабул итү мәйданчыгы да эшләде. Футбол секциясенә йөрүче спортчылар нормативлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев