Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда узган кул көрәш ярышларында 76 спортчы катнашты

Җиңүчеләр армрестлинг буенча ТР Беренчелегендә катнашачак.

«Юбилейный» спорт мәктәбендә кул көрәше буенча район турниры – ТР Беренчелегенә сайлап алу ярышлары узды. Анда 2010-2012, 2007-2009 елгы мәктәп укучылары һәм техникум студентлары катнашты.

Бу көнне үзен сынарга килгән спортчыларны «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Айрат Миңнегалиев, кул көрәше буенча Россия спорт мастеры Раушания Мөхәммәтҗанова сәламләп, аларга уңышлар теләделәр.

12 команда арасында Азнакай политехника техникумы студентлары беренче урынга лаек булдылар. Гимназия укучылары – икенче, Тымытык мәктәбе егет-кызлары – өченче, Чалпы командасы дүртенче урынны алдылар.

Җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев