Азнакайда мәктәп укучылары ГТО комплексы нормативларын тапшыра
2 нче мәктәптә узган 500 дән артык кеше катнашкан.
Районыбызда ГТО нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла. Әлеге чарага шәһәребезнең 2 нче мәктәбе укучылары да бердәм кушылды.
«Районыбыз ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча республикада алдынгы урыннарда бара. Быел да сынатмаска исәп. Мәктәптә 1-11 нче сыйныфларда укучы 500 дән артык бала турникта тартылу, урындыктан иелү, идәннән этелү, урыннан озынлыкка сикерү буенча нормативлар тапшырдылар», – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Нәтиҗәләр буенча, балаларга күкрәк билгеләре дә тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев