Азнакайда кышкы картинг ярышлары үтте
Бүген Әгерҗе авылы янәшәсендәге буада Азнакай муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча ачык кышкы ярышлар узды.
Анда райондашларыбыз белән бергә Лениногорск, Урыссу, Баулы, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Сарман, Алабуга, Башкортстан Республикасының Уфа, Бөре, Салават, Октябрьский шәһәреннән 127 пилот катнашты. Быелгы ярышлар Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов та катнашып, спортчыларга изге теләкләрен җиткерде.
Ярышларда шәһәрнең Балалар иҗаты каршында эшләп килүче «Картинг» берләшмәсендә шөгыльләнгән 12 бала катнашты (җитәкчеләре - Рамил Гарипов һәм Ринат Җиһаншин).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев