Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда ГТО нормативларын гаилә белән тапшыралар

«Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале үтте.

Спорт чарасында дүрт кеше: әти-әни, бала, әби яки бабайдан торган биш команда үзара көч сынашты.

Алар яткан килеш идәннән этелү, эскәмиядән иелү, озынлыкка сикерү, турникта тартылу, 30 һәм 60 метр арага йөгерү, ату буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.

Киеренке көрәштә Хәсәновлар гаиләсе (бабалары – Тәлгать Канәгать улы, әтиләре – Рөстәм Мөхәррәм улы, әниләре – Айгөл Таһир кызы, кызлары – Айлина) беренче урынга лаек булды.

Икенче урында – Шакировлар гаиләсе (әбиләре – Ризида Заһир кызы, әтиләре – Радик Рөстәм улы, әниләре – Лианна Марсель кызы, кызлары – Анэлия).

Өченче урынны Миңнехановлар гаиләсе яулады (әбиләре – Рузалия, әтиләре – Марат, әниләре Светлана, уллары Әмир).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев