Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда герой егет истәлегенә футбол турниры бара

Бүген «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр якташыбыз Ирек Хәмидуллин истәлегенә футбол турниры уза.

Безнең тынычлык өчен үзенең гомерен биргән каһарман Ирек Хәмидуллинның истәлеген мәңгеләштерү максатында оештырылган бу чарада авыл җирлекләреннән 13 команда катнаша.

Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комиссар Руфат Гайнетдинов, Ирекнең әти-әнисе, абыйсы, тормыш иптәше Резеда ханым, кызлары, дуслары да катнашты.

Айдар Шәмсетдинов Миләүшә һәм Айрат Хәмидуллиннарга шушындый батыр, курку белмәс ул үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Ирек – бик кешелекле булды, кешеләрне, табигатьне яратуы белән аерылып торды. Өлешчә мобилизация башлангач та, кайбер егетләр кебек читкә дә чыгып качмады, чирлегә дә «сабышмады», беренче чакырылышта ук китеп тә барды.

Мондый очрашулар батырларыбызны онытмау, аларны киләчәк буыннарга җиткерү өчен бик кирәк. Ул дәвамлы булыр һәм каһарман якташыбыз турындагы истәлекне яшәтер дип ышанам», – диде Айдар Шәмсетдинов.

Мобилизация башлану белән ил сагына баскан райондашыбыз взвод командиры була. Сәламәтлеге буенча тыныч тормышка кайту мөмкинлеге булса да, чигенми, үземнең егетләрне калдырып кайтмыйм, дип янә махсус операция зонасына юл тота. Әсәй авылының курку белмәс улы узган ел яу кырында батырларча һәлак була.

 «Улыбызны ихтирам итеп килгәнегез өчен зур рәхмәт. Бүгенге чара кадерлебезгә дога булып барып ирешсә иде. Иң мөһиме, илебездә тынычлык урнашып, бар солдатларның да исән-сау кайтуларын телибез», – диде Миләүшә апа, спортчыларга мөрәҗәгать итеп.

Футбол турниры ике мәйданчыкта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев