Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда ат өстендә көрәштеләр

Бүген Азнакай районында үзенчәлекле көрәш ярышлары бара. Гади көрәш кенә түгел, егетләр ат өстендә көрәшәләр.

Актүбә бистәсенең ат-спорт мәктәбендә «Татнефть» кубогына узган ярышлар Татарстан нефтенең – 80, Ромашкино нефть ятмаларының 75 еллыгына багышлап үткәрелә.

Халык телендә “Аударыш” дип йөртелгән ярышларда 17 команда составында 65 спортчы чыгыш ясады. Анда безнең республика көрәшчеләреннән тыш ​ Дагыстан, Киргизия һәм Башкортстан егетләре дә катнашты. Әлеге төбәк егетләре туганнан ат өстендә дисәң дә, ялгыш булмас.​

Бөрьян – Башкортстан Республикасының иң ерак районнарыннан берсе.​

— Ерак дип тормадык, 700 чакрым ара үтеп килдек, - ди Айрат Салаватов. — Бездә мондый ярышлар күптән уздырыла. Аларны хәтта кыш көнендә дә оештырабыз. Анда атларга чана җигеп тә, атланып та узышалар. Быел менә 54 нче тапкыр уздырдык. Үземә 63 яшь булса да, аттан башка яши алмыйм, бүген җиде егет килдек, ярышларда үзем дә көрәшәм, улым Илнар да биредә.

Ярышларның инициаторы, халкыбызның борынгыдан килгән әлеге спорт уенын кире кайтару өчен җан атучы, бүгенге көндә үзе дә татар атларын үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.​

– Безнең үткәнебез атлар белән бик тыгыз бәйләнгән. Элекке чорларда хуҗалыкларда барлык эшләр атлар ярдәмендә башкарыла иде. Бүген инде аларны тотучылар әзәйсә дә, атка булган мәхәббәтебез сүрелмәде. Республикада атлар асраучылар саны бик күп. Әлеге спорт төре белән кызыксынучылар да елдан-ел арта, инде халыкара ярышларда да яхшы нәтиҗәләргә ирешкән егетләребез бар. Бу да шул хакта сөйли, — ди ул.

Ярышларда катнашучылар да татар токымлы атларда көрәштеләр. Сигез атны ​ Фәрит Нәбиуллин Лениногорскидан алып килгән.

Бу ярышта, иң мөһиме – ат өстендә дөрес утыру һәм атта үзеңне дөрес тоту. Түгәрәк эчендә бары ике ат, ике көрәшче һәм хөкемдар гына. Егетләр бер-берсен аттан өстерәп төшерергә тырыша. Һәр спорт төрендәге кебек, монда да кагыйдәләр бар: көндәшеңнең билбавыннан гына тартырга ярый, аттан җиргә беренче егылып төшүче җиңелгән булып санала.​

Спортчыларның ныклы әзерлек белән килүләре күренеп тора. Кайсыларына җиңү өчен ун секунд вакыт та җитте! Старт бирелүгә, көндәшенең атына сикереп “кунып”, күз ачып йомган арада көрәшчене тартып төшерүчеләр дә булды.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, “Татнефть” генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашылар.

Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышын бистәдә ат спортын үстерүгә зур өлеш керткән “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады.

Нефтьчеләребез спорт кына түгел, тулаем алганда җирлегебез үсешенә зур өлеш кертә, зур рәхмәт аларга. Бүгенге ярыш та алар ярдәме белән уздырыла, – диде район башлыгы.

Рөстәм Мөхәммәдиев​ үзенең чыгышында бирегә ат яратучы, чын көрәшче һәм батыр егетләр җыелуын әйтеп үтте.

–​ Әлеге уеннарны беренче тапкыр узган ел караган идем. Быелгысы тагын да кызыклырак кебек тоелды. Егетләрнең осталыгына, җитезлегенә сокланып утырдык. Киләчәктә республика, Россия чемпионатларын да үткәрергә уйлыйбыз, — диде ул.

Ярышлар ике мәйданчыкта барды. Катнашучылар арасында азнакайлылар да бар иде.​

Таһир Сәгытдиновны районыбызның билгеле көрәшчесе буларак беләбез. 40 елга якын келәмнән төшмәгән спортчы бүгенге көндә “Татнефть”нең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү идарәсендә эшли. Узган ел ул атта көрәшү буенча үз авырлыгында республика чемпионы булып танылган иде.

— Былтыр Арчада узган “Ат көне”ндә дә катнашып, анда икенче урынны яулаган идем. Милли көрәштә җирдә көрәшсәң, монда атка атланып көрәшергә кирәк. Аерма шунда гына. Билгеле, һәр спорт төрендәге кебек, аның да үз техника-кагыйдәләре бар. Яшь барса да, күңел һаман унсигездә әле. Билгә сөлге салып, көрәшү теләге бүген дә бик көчле. Эшемне дәвам итүче булуына сөенәм, улым да бик теләп көрәш белән шөгыльләнә, — ди Таһир Сәгытдинов.

Азнакайдан Ранис Дәүләтгәрәев та Татарстан чемпионатында 70 килограммда икенче урын алган булган.

— Элек Сабан туйларда атта да чаптым, хәзер туктадым инде. Бүгенге ярышка бик көчле спортчылар килгән. Һәр очрашу кызу һәм киеренке бара, — ди ул.

Фирдүс Гарипов – Саба районыннан килгән. Яшь кенә булса да, атлар турында сәгатьләр буе сөйләрлек тәҗрибәсе бар, бер сүз белән әйткәндә, чын-чынлап ат җене кагылган кеше булып чыкты ул.

— Мондый ярышта икенче тапкыр гына катнашсам да, мин үземне белә-белгәннән бирле ат өстендә. Сабантуйларда атта чабам. Хуҗалыгыбызда да күпләп атлар тотам, — ди егет.

Кемал Нурлыбаев – Ногай командасыннан. Татарстанга беренче генә килүе түгел икән.

— Ярышларда әлегә кадәр дә катнашкан булды, Лениногрскидагы атлар утарында да еш булабыз. Ат өстендә көрәш — төрек милләтләренең иң данлыклы уены, ул безнең борынгы бабаларыбыздан калган, шуңа безнең өчен дә бик кадерле. Бүген өч егетебез көрәшә, — ди Дагыстан кунагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев