Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай спортчылары тиз йөгерә

Казан шәһәренең «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбенең җиңел атлетика буенча ачык беренчелегендә Азнакай шәһәренең «Лидер» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты

Ватан сакчылары көне уңаеннан уздырылган әлеге ярышларда Самат Халиков 60 һәм 300 метр арага йөгерүдә 2009-2010 елгы спортчылар арасында чемпион калды. Кече яшьтәге спортчылар арасында (2011-2012) 60 һәм 300 метр арага йөгерүдә Екатерина Паскаль икенче килде. Илназ Әнвәров, дөрес тактика күрсәтеп, 600 метрга йөгерүдә көмеш медаль яулады. 300 метр арага йөгерүдә Альмира Гарипова өченче булды. Спортчылар тренер Рөстәм Гыйльфанов кул астында шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев