Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай спортчылары полиатлон буенча җиңү яулады

Яр Чаллыда полиатлон буенча шәһәр чемпионаты узды

Анда Азнакай районы спортчылары уңышлы чыгыш ясап, чемпион исемен яулады. Денис Ишимбаев һәм Мәннәф Хөҗҗәтов үз яшь категорияләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Спортчылар 7,5 чакрым араны роллер чаңгыларында узды, ату буенча һәм турникта тартылу күнегүләрендә көч сынашты. 90 яшь белән барган Мәннәф Хөҗҗәтов бүген дә актив тормыш алып бара. Ветеран спортчы кышын чаңгы юлыннан кайтып керми, йөгерә, турникта тартыла...

–Даими хәрәкәттә булу көч бирә. Спорт тән сәламәтлеге генә түгел, күңел күтәренкелеге дә ул. Шуңа һәркем спорт белән шөгыльләнсен иде. Юкка гына “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”, дип әйтмиләр, – ди  Мәннәф абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев