Азнакай спортчылары дөньякүләм ярышларда медальләр яулады
СПОРТ

Азнакай спортчылары дөньякүләм ярышларда медальләр яулады

Узган атнада Казан шәһәрендә 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы һәм кыргыз көрәше буенча Дөнья беренчелеге узды.

Мәртәбәле ярышларда дөньяның 20 иленнән 200дән артык спортчы катнашты. Азнакай шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Риана Шәрәфетдинова билбаулы көрәштә 58 килограмм авырлык үлчәвендә бронза медаль яулады.

Кыргыз көрәше буенча 61 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясаган Ранил Хурамшин да өченче урынны алып, пьедесталга күтәрелде.

Яшь спортчыларыбызны әлеге уңышлары белән ихластан котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа җиңүләр һәм зур спорт биеклекләре телибез!

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев