Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай спортчылары - билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге җиңүчеләре

27 февраль - 1 март көннәрендә Мамадыш районында 2007-2009, 2004-2006 елгы егет-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте

Анда "Юбилейный" һәм "Лидер" спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче көрәшчеләр Азнакай районы данын яклап чыгыш ясадылар. Ярышларда Азалия Сафина (3 нче мәктәп укучысы), Лилия Мөхәммәтшина (6 нчы мәктәп укучысы), Рания Гардиева (Әлмәт физик культура колледжы студенты), Алмаз Гәрәев (Әлмәт физик культура колледжы студенты), Илфат Миңнегалиев (Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты студенты) үз үлчәүләрендә чемпион калдылар. Азалия Галимова (1 нче мәктәп укучысы), Риана Шәрәфетдинова (Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты студенты) һәм Илшат Шәрапов (Азнакай политехника техникумы студенты) икенче урынга лаек булды. 7 нче мәктәп укучысы Аслан Закиров өченче урынны алды.

Спортчыларның тренерлары: Зөлфия Гардиева, Айрат Миңнегалиев, Артур Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев