Азнакай районы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадада икенче урынга лаек булдылар
Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал уеннары узды.
Азнакай командасы ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча Казаннан әзгә генә калышып, икенче урынны яулады.
Аерым алганда, быел Азнакай командасы теннис һәм волейболда (хатын-кызлар командасы) пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Футбол, бильярд, җиңел атлетика, шахмат, бадминтон, йөзү ярышларында безнекеләр көмеш медальләр яуладылар. Чаңгы буенча команда өченче урынга чыкты.
Азнакай данын әлеге спартакиадада район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге команда составында булган бүлек җитәкчеләре, белгечләр һәм кайбер авыл җирлеге башлыклары яклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев