Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы ГТО алдынгыларын кабул итте

«Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында кышкы ГТО фестиваленең зона этабы үтте. Анда Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Бөгелмә спортчылары көч сынаштылар

Төрле район вәкилләрен физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов сәламләп, аларның барысына да уңышлар, яңа җиңүләр теләде.

Егетләр һәм кызлар үз яшь төркемнәре буенча урындыктан иелү, идәннән этелү, урыннан сикерү, гер күтәрү, турникта тартылу, яткан килеш гәүдәне күтәрү (пресс), чаңгыда шуу буенча ГТО
нормативларын тапшырдылар. Азнакай данын ярышларда 8 спортчы: Аделина Шәрәфиева, Мурат Халиков, Ләйсән Сөләйманова, Әдилә Халикова, Адилә Незаметдинова, Рания Гардиева, Таңсылу Шакирова, Азат Кашапов, Денис Ишимбаев, Зөлфия Гардиева, Айрат Гафуров, Рөстәм Гарифуллин, Александр Кузнецов һәм Азат Йосыпов яклады. Барлык нәтиҗәләр буенча азнакайлылар беренчелеккә чыктылар.

Баулы спортчылары икенче урынны яуладылар, Бөгелмә шәһәре командасы — өченчедә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев