Азнакай мәктәпләрендә укучылар ГТО нормативларын тапшыралар
Мәгариф учреждениеләрендә ГТО нормативларын кабул итү мәйданчыклары эшли
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга багышланган чираттагы чараларның берсе бүген шәһәрнең 1 нче мәктәбендә үтте.
Анда мәктәп укучылары һәм укытучылар, барлыгы 500 кеше, үз яшьләре буенча нормативлар тапшырдылар.
«Балалар һәм өлкәннәр урындыктан иелү, идәннән этелү, турникта тартылу, урыннан озынлыкка сикерү, яткан килеш гәүдәне күтәрү кебек спорт төрләре буенча нормативлар тапшырдылар. Мондый чараларны шәһәребезнең башка мәктәпләрендә дә уздырачакбыз», – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев