Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай кызы — Россия чемпионы!

Бүген Орел шәһәреннән сөенечле хәбәр килеп иреште.

Кул көрәше буенча Россия беренчелегендә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясаган Азнакай спортчысы Жасмина Гәрәйшина 50 кг авырлык категориясендә алтын медаль яулады!

Жасмина — “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Ул моңа кадәр дә Идел буе федераль округы беренчелеге җиңүчесе булып танылган иде.
 Россия беренчелегендә илебезнең 60 төбәгеннән 718 спортчы катнашты. Көчле көндәшлеккә карамастан, Жасмина үзенең осталыгын һәм ныклыгын күрсәтеп, иң югары нәтиҗәгә иреште.

Спортчы тренер Раушания Мөхәммәтҗанова кул астында шөгыльләнә.

Жасмина ны һәм аның тренерын чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да зур җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев