Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай көрәшчесе – Россия чемпионы

Казан шәһәрендә 2008-2009 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды.

Илнең 40 төбәгеннән җыелган 300дән артык яшь батыр көч сынашкан әлеге мәртәбәле бәйге чын спорт бәйрәменә әверелде.

Азнакай данын яклап чыгыш ясаган “Юбилейный” спорт мәктәбе көрәшчесе Аслан Закиров өчен бу ярышлар аеруча уңышлы булды. 70 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында ул барлык көндәшләрен җиңеп, беренчелекне отты. Бу уңыш аның өчен аеруча әһәмиятле – Аслан Россия беренчелегендә ике ел рәттән җиңү яулады.

Аның тренеры – тәҗрибәле остаз Айрат Миңнегалиев.

Азнакай көрәшчесенең бу казанышы район өчен дә зур горурлык. Асланны һәм аның остазын ихлас күңелдән котлыйбыз! Алда аларны тагын да биек үрләр, яңадан-яңа җиңүләр көтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев