Азнакай көрәшчесе республика турнирында икенче булды
СПОРТ

Азнакай көрәшчесе республика турнирында икенче булды

Баулы шәһәрендә район администрациясе призына спорт көрәше буенча республика турниры уздырылды.

Ярышларда бил алышкан 150 спортчы арасында азнакайлылар да бар иде.

Киеренке көрәштә “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчы Илдан Хәбипов 45 килограмм  авырлыкта икенче урынга лаек булды.

Яшь спортчы тренер Илфак Закиров кул астында шөгыльләнә.


Нет комментариев