Болгар шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.
«Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ислам Закиров, Илфат Миңнегалиев үз авырлык категориясендә чемпион калдылар. Спортчыларның тренеры – Айрат Миңнегалиев. Кызлар арасында барган көрәштә Риана Шәрәфетдинова 48 кг авырлыкта чемпион исемен яулады. Рания Гардиева, Карина Садыйкова – көмеш, Әдилә Кәримова, Вилена Шартдинова, Алия Ногманова бронза медальгә лаек булды. Кызларның барысы да тренер Зөлфия Гардиевада шөгыльләнәләр. «Лидер» спорт мәктәбеннән Илшат Шәрапов – икенче, Алмаз Гәрәев һәм Элина Хәкимова өченче урынны алды. Тренерлары – Артур Миңнеханов. Команда беренчелегендә азнакайлылар икенче булдылар.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев