Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре Россия кубогында җиңү яулады

“Юбилейный” спорт мәктәбе вәкилләре Россия ярышында уңышлы чыгыш ясады.

12-16 май көннәрендә Владимир өлкәсенең Петушки шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия Кубогы узды. Илнең 20 төбәгеннән 350дән артык спортчы катнашкан әлеге дәрәҗәле ярышта Россия җыелма командасы составында Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясады.

62 килограмм авырлык категориясендә Илфат Миңнегалиев барлык көндәшләрен җиңеп, Россия кубогын отты.

82 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясаган Ислам Закиров исә пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

Ике спортчы да тәҗрибәле тренер Айрат Миңнегалиев кул астында шөгыльләнә, һәм алар бу юлы да киеренке көрәш шартларында үзләренең осталыгын исбатлап, Азнакай спорт мәктәбенең дәрәҗәсен тагын бер кат күрсәтте.

Россия күләмендәге мәртәбәле ярышта җиңү яулаган спортчылар һәм аларның остазын чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев