Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре Россия Кубогы җиңүчеләре булдылар

Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы Кырым Республикасында узды

17-20 сентябрьдә Кырым Республикасының Алушта шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы ярышлары узды.

Анда илебезнең 32 төбәгеннән 250гә якын спортчы бил алышты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Азнакай спортчылары да бар иде. “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Илфат Миңнегалиев 62 килограмм авырлыкта чемпион калып, Россия Кубогы җиңүчесе исемен яулады. Көрәшченең тренеры – Айрат Миңнегалиев.

“Лидер” спорт мәктәбендә тренер Артур Миңнеханов кул астында шөгыльләнгән Алмаз Гәрәев 57 килограмм авырлыкта бронза медальгә лаек булды. Спортчы шулай ук спорт мастерына кандидат нормативларын да үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев