Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре бөтенроссия ярышларында алты медаль яуладылар

Менделеевск шәһәрендә Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ибраһим Галимов һәм Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Минхалит Гыйльманов истәлегенә билбаулы көрәш буенча илкүләм ярышлар узды.

Турнирда Россия төбәкләреннән килгән 15 команда составында 150дән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашты. Алар арасында шәһәребезнең “Юбилейный” һәм “Лидер” спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче көрәшчеләр дә бар иде. Ир-атлар арасында классик стильдә Илфат Миңнегалиев – 62 кг, Алмаз Гәрәев 57 килограмм авырлыкта чемпион калдылар. Руслан Гәрәев (57 кг) –   көмеш, Рияз Вәлиев (57 кг) бронза медальгә лаек булдылар. Хатын-кызлар арасында ирекле стильдә Рания Гардиева (52 кг) һәм Риана Шәрәфетдинова (57 кг) икенче урынны алдылар.

Көрәшчеләрнең тренерлары – Зөлфия Гардиева, Айрат Миңнегалиев, Артур Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев