Азнакай егете билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булып танылды
Илфат Миңнегалиев Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады.
26-29 ноябрьдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Фуджейрада шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды.
Әлеге ярышларга планетаның иң яхшы көрәшчеләре җыелган иде. Әйтергә кирәк, быелгы чемпионатта 35 дәүләттән килгән 350гә якын көрәшче бил алышты.
Алар арасында Азнакай көрәшчесе Илфат Миңнегалиев та бар иде. Ул Россия җыелма командасы составында Татарстан көрәшчеләре белән чыгыш ясады.
Әле 19-21 ноябрьдә генә Уфа шәһәрендә узган ярышларда Дөнья кубогы чемпионы исемен яулаган спортчы бу юлы да келәмдә сынатмады. 62 кг үлчәү авырлыгында ул алтын медаль отып, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булды.
Спортчының тренеры – Айрат Миңнегалиев.
Азнакай спортчысы милли көрәш буенча дүрт тапкыр дөнья һәм Россия чемпионы, билбау көрәше буенча Европа чемпионы, Дөнья кубогы җиңүчесе, Дөнья чемпионаты, Күчмә халыклар уеннары призёры, ике төрдә дә күп тапкырлар Татарстан Чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчесе дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев