Бөгелмә шәһәрендә бокс буенча узган турнирда республиканың җиде район-шәһәреннән: Казан, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Нурлат һәм Җәлилдән 72 спортчы катнашты.
Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбеннән Риназ Газизов. Раяз Гәрәйшин, Булат Гыймадиев, Адель Кадыйров, Марсель Мардиев, Кәрим Басканов үз авырлык категорияләрендә алтын медальләр яуладылар. Илназ Газизов, Әмир Ахунов, Искәндәр Галимов, искәндәр Шәрипов, Данил Абдуллин, Данир Хәбибуллин, Әмир Богданов икенче урынны алды.
Спортчыларның тренерлары — Мурат Галиев, Равил Йосыпов.
Нет комментариев