Азнакайлылар янгын сүндерү спортында да бирешми
Әлмәттә янгын сүндерү һәм коткару спорты буенча егет-кызлар һәм өлкәннәр арасында ярышлар узды. Анда 15 янгын сүндерү частеннан 46 кеше чыгыш ясады.

Азнакайның 12 нче янгын частеннан әлеге ярышларда Альмира Гарипова (5 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы), Илүзә Мөхәммәтшина (Әлмәт физкультура көллияте студенты), Радель Талипов (Әлмәт политехника техникумы студенты) катнашты.

Шәхси беренчелектә каршылыклар аша 100 метр арага йөгерүдә Илүзә Мөхәммәтшина – икенче, Альмира Гарипова өченче килде. Штурмлау баскычы буйлап икенче катка менүдә Илүзә иң җитезе булды. Альмира икенче урынны яулады.
.jpg)
Команда беренчелегендә азнакайлылар дүртенче урынны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев