87 яшьтә дә спорт – гомер юлдашы:  Мәннәф Хөҗҗәтов – районыбызның тере легендасы!
СПОРТ

87 яшьтә дә спорт – гомер юлдашы: Мәннәф Хөҗҗәтов – районыбызның тере легендасы!

Безнең Азнакай районының горурлыгы, спортчы, полиатлон буенча дөнья чемпионы Мәннәф Хөҗҗәтов — 87 яшендә әле хаман да яшьләрдән уздырып спорт белән шөгыльләнә!

Мәннәф абый белән  бу көннәрдә  күрештек. Аның ничек бу кадәр еллар дәвамында үзенең сәламәтлеген, физик көчен саклап калуы турында сөйләштек.  Ул яшь буынга спортның организмга никадәр мөһимлеген ассызыклап үтте. Әлеге видеода безгә Мәннәф Хөҗҗәтов күнегүләр алдыннан ничек дөрес итеп тәнне язылдырырга өйрәтте.

Һәрбер спорт күнегүе тәнне язылдырудан башланырга тиеш. Дөрес разминка кан йөрешен яхшырта, организмны һәм мускуларны физик көчкә әзерли.

Шуңа күрә, Мәннәф абыйның киңәшләрен тыңласак, үзебезнең сәламәтлегебезне саклап, спортта зуррак үрләргә күтәрелә алабыз.

Мәннәф Хөҗҗәтов — безнең өчен үрнәк!                                                           

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев