Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Укырга кая барырга? Азнакайлыларга киңәшләр

Оныгым киләчәген җәзаларны үтәтү хезмәте белән бәйләргә уйлый. Әлеге юнәлеш буенча махсус уку йортлары бармы? Газета укучыбызның әлеге соравын җинаять-башкару инспекциясенең Азнакай филиалы начальнигы Алекс Хәмидуллинга юллап,аннан түбәндәге җавапны алдык

– Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте –  хөкем ителгәннәргә карата билгеләнгән җинаять җәзаларын үтәтүдә  контроль һәм күзәтчелек функцияләрен,җинаятьләр кылуда шикләнелгән яки гаепләнгән кешеләрне һәм сак астында булган гаепләнүчеләрне тоту функцияләрен башкаручы федераль башкарма хакимият органы булып тора. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең төп бурычы –  җинаять җәзаларын үтәгәндә законлылыкны һәм хокук  тәртибен тәэмин итү. Җинаять-башкару системасына кадрлар әзерләү Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте карамагындагы югары уку йортларында башкарыла. Мондый уку йортлары Санкт-Петербург, Рязань, Пермь, Воронеж,Владимир, Самара, Вологда, Новокузнецк шәһәрләрендә урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8 (855)-927-62-40.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев