Тернәкләндерү җиһазларын прокатка алырга мөмкин
Безнең шәһәрдә андый җайланмаларны вакытлыча файдалануга алу мөмкинлеге юкмы?
Әни кеше редакциябезгә сорау белән мөрәҗәгать итте:
«Сәламәтлек торышы буенча балабызга кресло-коляска кирәк иде. Әлегә документлар җыябыз, ә коляска бүген үк кирәк. Безнең шәһәрдә андый җайланмаларны вакытлыча файдалануга алу мөмкинлеге юкмы?»
Укучыбызның соравына «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре җавап бирде:
«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү җайланмаларын прокатка бирү пункты ачылды. Кирәксенгән гаиләләргә бездән арендага механик кресло-коляска; утыру өчен терәк; ДЦП белән авыручы балалар өчен басып тору терәге; стандарт тәгәрмәчле, электр белән тәэмин ителмәгән, җыелмалы булмаган йөрү җайланмалары (ходунки); ортопедик мендәр-муен өчен терәк; «мега-трейд» урындыгы; ДЦП белән авыручы балалар өчен йөрү-үрмәләү утыргычлары (ходунки-ползунки) һәм башка җайланмалар алырга мөмкинлек бар. Әлеге җиһазлар өч айга кадәр вакытка бернинди түләүсез бирелә. Кирәк булганда куллану вакытын озайтырга да мөмкин».
Тулырак мәгълүматны (885592) 7-14-32 телефоны буенча белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев