Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Биометрик мәгълүматларны саклаудан кайчан да баш тартып була

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә МФЦларда биометрик мәгълүматларны туплаудан баш тартырга кирәк икән, моны бары тик 2023 елның 31 августына кадәр генә эшләп була икән дигән сүзләр күп йөри.

Бу  хакта газета аша төпле аңлатма биреп булмас микән?

 Зөлфия Насыйрова, Азнакай шәһәре

Газета укучыбызның хатына җавапны район-шәһәрнең күпфункцияле үзәгеннән (МФЦ) алдык.

– Үз биометрияңне бетерергә һәм мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта эшкәртүгә ризалыкны кире кайтарырга мөмкин! Закон белән мондый баш тартуны чикләүче вакыт билгеләнмәгән. Әгәр дә сез бүгенге көнгә кадәр үз биометрик мәгълүматларны җыю һәм эшкәртүгә язма ризалык бирмәгәнсез һәм "Дәүләт хезмәтләре. Биометрия" мобиль кушымтасында, яки коммерция оешмаларына үз биометрик мәгълүматларыгызны тапшырмагансыз икән, сезнең биометрик мәгълүматлар Бердәм биометрик система базасында була алмый.

Биометрияне ни өчен рәсмиләштерәләр?

Бердәм биометрик системада теркәлгән биометрия ярдәмендә сез финанс хезмәтләрен, e-SIM яки электрон имзаны рәсмиләштерә, җанатар картасын ала, "Дәүләт хезмәтләре"ндә авторизацияләнә аласыз.

Бердәм биометрик системада минем биометрия бармы?

Моны "Дәүләт хезмәтләре" порталында белергә мөмкин. Моның өчен "Профиль" бүлегенә күчәргә, "Биометрия" вкладкасын сайларга кирәк. Әгәр дә сез үзегезнең биометриягезне салмагансыз икән, «Биометрия теркәлмәгән» дигән язуны күрерсез.

Биометрияне ничек бетерергә?

Үз биометрияңне бетерергә һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны теләсә кайсы вакытта үзе сакланган барлык системалардан кайтарырга мөмкин. Килешүне кире алу биометрик мәгълүматлар белән эшне тулысынча туктатуны күздә тота.

Берничә ысул белән ризалык бирергә мөмкин:

1. Биометрия биргән оешмада. Мәсәлән, банкта.

2. Язма мөрәҗәгатьне ГИС ЕБС операторы - Биометрик технологияләр үзәгенә уңайлы форматта җибәрергә.

3. "Дәүләт хезмәтләре"ндәге шәхси кабинетта «Биометрия» бүлегендә.

Элек тапшырылган биометрик мәгълүматларны 31 августка кадәр генә түгел, теләсә кайсы вакытта мөстәкыйль рәвештә дә төзәтергә мөмкин. Моның өчен үз профилеңә "Дәүләт хезмәтләре"ндә шәхси кабинетка керергә, "Биометрия" блогын сайларга һәм "Отключить"ка басарга кирәк.

Кайчандыр бирелгән булса да, үз биометрияңне эшкәртүне ничек тыярга?

Бердәм биометрик шәхси мәгълүматны җыюдан һәм урнаштырудан баш тартырга МФЦның якындагы офисында мөмкин (паспорт һәм СНИЛС кирәк булачак (гаризаны алдан ук язарга кирәкми)). МФЦдан мондый гариза Бердәм биометрик система операторына керәчәк, шуннан соң башка бер система яисә сервис аны куллана алмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев