Җылылык челтәрләре суыкларга әзер
Көзгә аяк бастык, җәмәгать, аның җил-яңгырлы салкыннары да әллә ни көттермәс.
Җылылык челтәрләре суыкларга әзер
Ягулык сезонына Азнакай җылылык челтәре предприятиесе ни дәрәҗәдә әзер? Быел нинди үзенчәлек - яңалыклар бар? Әнә шул хакта кызыксынып, предприятие җитәкчесе Азат Мирмиевка мөрәҗәгать иттек.
– Гадәттәгечә, бу язда да җылыту сезоны тәмамлануга ук ремонт-төзекләндерү эшләренә керештек, – диде ул. – Энергия җайланмаларын техник эксплутацияләү кагыйдәләре нигезендә, график буенча, җылылык челтәрләренә гидравлик сынау уздырылды. Ул тышкы өлештәге начар участокларны ачыклау мөмкинлеге бирде. Су аккан 34 урында ремонт эшләре төгәлләнеп килә. 20 августта Ростехнадзор белгечләре тарафыннан предприятиенең җылыту сезонына быелгы әзерлеге тикшерелеп, комиссия ачыклаган җитешсезлекләр бетерелә. Бүгенге көнгә ремонт эшләре 84 процентка башкарылды.
Инде аларны тәгаенләп үтсәк, шәһәрдә 29 котельныйда эшләр алып барыла. Аларда агымдагы ремонт 3 миллион сумлык башкарылды, шул исәптән үзәк котельныйда ян-як экран һәм барабанара торбалар, түбә алыштырылды. Кислота белән юдыру, казан торбаларына утырган юшкынны бетереп, аларның җылылык бирүен тагын да арттыра.
Махсус оешмалар тарафыннан төтен торбаларының, электр җайланмаларының торышы тикшерелеп, кабул итү үткәрелде. Җылылык һәм кайнар су челтәрләре линияләренә агымдагы ремонт үткәрүгә 1 миллион 600 мең сум акча тотылды, 660 метрда торбалар алыштырылды.
Бер үк вакытта су линияләрендә дә эшләр дәвам итте. Азнакай шәһәренең Гоголь һәм Ямашев урамнарында, Актүбә бистәсенең Пушкин урамында иске тимер торбалар заманча полиэтиленлыларга алыштырылды. Бүгенге көндә Мәнәвездәге Кандауров урамында эшләр тәмамланып килә. 900 метр участокта торбалар яңартылды, аларның диаметры 63 миллиметр тәшкил итә. Әлбәттә, мондый күп чыгым таләп ителгән күләмле эш район җитәкчелегенең ярдәме белән башкарылды. Шулай ук шәһәрнең чистарту корылмаларында 700 мең сумлык ремонт үткәрелде. Район башлыгының эш йөртүе нәтиҗәсендә Актүбә бистәсендәге “Лесная” су насосы һәм Урсай Ключ су корылмасында алты артезиан скважинасы чистартылды, аларда насослар яңартылды. Әлеге чаралар скважиналарның эшчәнлеген яхшырту, халыкка эчә торган суның күләмен арттыру мөмкинлеге бирде.
Җылылык белән тәэмин итү буенча инвестиция программасын үтәү кысаларында 6 миллион сумнан артык модернизацияләү эшләре башкарылды. Нефтьчеләр урамындагы 27 нче йортка килүче һәм Тукай урамында кайнар су торбалары яңартылды. Хәзер бу участокларны төзекләндерү бара.
Су белән тәэмин итү инвестиция программасы кысаларында 1 миллион 500 мең сумлык эшләр шәһәрнең Николаев урамыннан Гагарин урамына кадәр участокта һәм Актүбә бистәсендәге “Каенлы” су насосы корылмасында башкарылды.
Әнә шулай, быел да күләмле генә чаралар тормышка ашырылды. Шәт, ягулык сезонына тулы әзерлек белән кереп, аны имин башкарып чыгарбыз, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев