Химик анализ һәм сәнгать остасы
Оксана Михайлова һөнәрен һәм иҗатын оста берләштерә.
Һәр коллективта хаклы рәвештә горурланырлык кешеләр бар. Алар үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкарып кына калмыйча, төрле мавыгуларга да вакыт таба һәм шуның белән әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык һәм илһам бүләк итә. Шундый искиткеч шәхесләрнең берсе – ЦПСН химик-аналитик лаборатория лаборанты Оксана Викторовна Михайлова.
Аның эше агып җыела торган суларның һәм нефтьнең сыйфатын билгеле бер стандартлар дәрәҗәсендә тотуны тәэмин итү процессының мөһим өлеше булып тора. Ул шулай ук нефть продуктларының химик һәм физик-химик составының стандартларга туры килүен дә тикшерә.
Оксана Баулында нефтьчеләр гаиләсендә туа. Әтисе электр белән эретеп ябыштыручы, ә әнисе “Баулынефть”тә бухгалтер була. Хезмәткә һәм белемгә омтылышы да гаиләдә тәрбияләнә. Мәктәптән соң ул И.Иванов исемендәге дәүләт нефть һәм газ академиясендә “Нефть һәм газ геологиясе” белгечлеге алып чыга. Хезмәт юлын Оксана 1998 елда “Баулынефть” идарәсендә нефть һәм газ чыгару операторы буларак башлый, аннан идарә пульты операторы булып эшли. 2010 елда ул “Азнакайнефть” идарәсенә химик анализ лабораториясе лаборанты вазифасына күчә.
Профессиональ эшчәнлектән тыш, Оксана гамәли иҗат белән дә актив шөгыльләнә. Ул квилтинг техникасында тукыма кисәкләреннән уникаль картиналар тудыра. “Татнефть” җәмгыяте профсоюзы әгъзалары арасында ел саен үткәрелә торган “Туган ягым – Татарстан” сәнгать эшләре конкурсы Оксана өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Узган ел ул “Туган як киңлекләре” панносы белән “Гамәли иҗат” номинациясендә лауреат булды. Быел ул “Гаилә агачы” исемле панносы белән өченче урынны алды. Әлеге эшендә ул үз гаиләсенең шәҗәрә агачын тукыма кисәкләреннән теккән. Тирән мәгънәгә ия булган панно Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова тарафыннан да югары бәя алды.
Оксана шулай ук шахмат буенча ярышларда актив катнаша, анда да даими рәвештә призлы урыннар алып тора. Быел ул үз көчен киберспортта да сынап карады һәм шулай ук җиңү яулады, бу аның бер генә урында тормавын һәм һаман саен яңалыкларга омтылуын ачык күрсәтә.
Оксана Михайлова – күпбалалы әни дә. Олы кызы Анастасия химик-аналитик булып эшли, улы Сергей Мәскәү физика-техник институтында “Гамәли физика” белгечлеге буенча дүртенче курста укый, ә кече кызы Анна – 5 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы, сәнгать мәктәбенә йөри. Тормыш иптәше Юрий Алексеевич – «Азнакайнефть» идарәсенең ЦКППН мастеры. Мәхәббәт тулы гаиләдә һәрчак җылы атмосфера хөкем сөрә.
– Безнең Оксана – җаваплы, намуслы хезмәткәр, алтын куллы, акыллы һәм шул ук вакытта бик тыйнак кеше. Без аның эшкә килүен һәрчак көтеп алабыз, чөнки ул кояшның үзе кебек: якты, нурлы. Аның үз куллары белән теккән киемнәре, ә алар арасында пальтога кадәр бар, һәркемне сокландыра, аларның һәрберсе уникаль һәм оригиналь, – ди хезмәттәше турында химик лаборатория мөдире Фәридә Кадырмаева.
– Иҗат белән мин һәрвакыт шөгыльләнә идем, әмма декрет ялында булганда, аңа тирәнрәк чумдым. Декрет ялы – кеше өчен төрле юнәлешләрдә үзен сынау, яңа ачышлар вакыты да дияр идем, – ди Оксана үзе.
Эштә Оксана Михайлова турында һәркем белә. Аның хезмәте һәм конкурсларда җиңүләре – барлык хезмәттәшләре өчен горурлык. Оксана – ул гади лаборант кына түгел; ул – карьера, иҗат һәм гаиләнең үзара уңышлы бәйләнешенең лаеклы үрнәге дә. Ә иң мөһиме, моңа ул башкаларны да илһамландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев