Синең кешеләрең, Азнакай
Тымытык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Рамил Гәрәев армия сафларында хезмәт итә.
«Маяк» газетасы архивыннан: май, 2025 ел. Барлык актуаль яңалыкларны «Маяк» газетасыннан укыгыз.Газетага язылыр өчен 9-43-57 телефонына шалтыратыгыз.
Рамил Гәрәевның кулыннан килмәгән бер эш тә юк, әмма ул электромонтер һөнәренә өстенлек биргән һәм әлеге өлкәдә 41 ел хезмәт куя
“Бәләкәй вакытта әбием миннән: “Улым, үскәч син кем буласың? Әнә Радик (икетуган энесе) летчик булам, дип әйтә” – дип сораган иде. Мин аңа: “Әби, мин бөтенесен дә эшлим. Мин барысын да булдырам.”, – дип җавап биргән идем. Чынлап та мин бөтен эшне дә эшлим”, – ди Рамил елмаеп.
Рамил – Тымытык авылы ир-егете. “Шунда тудым, шунда үстем...” дигәндәй, гомере буе туган җиренә тугры булып кала. Сәкинә һәм Әхтәм Галиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе – балта остасы, ә әнисе гомер буе Тымытык сырхауханәсендә санитарка булып эшли. Рамил, әлбәттә, әтисе янында бар эшкә дә өйрәнеп үсә. Авыл өендә кош-корты, мал-туары, яшелчә, җиләк-җимеше... балалар бар эшне дә өйрәнеп үсәләр.
Тымытык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Рамил Гәрәев армия сафларында хезмәт итә. Армиядә дә автомобильче-электрик була. Армиядән кайткач, 1986 елда Бөгелмә төзелеш-монтаж участогына эшкә урнаша. Шофер-электрик булып эшли.
Менә шуннан бирле Рамил Гәрәевның, эш урыннарын санамаганда, үзенең яраткан эшеннән аерылганы юк. “Лениногорск янында Чыршылыда подстанция төзедек.”, – дип искә ала ул. Тырыш, бар эшкә дә җаваплы караучы егет һәрдаим үз һөнәре буенча белемен арттыра, төрле курсларда укып, белемен арттыра. Бүгенге көндә ул – (1987 елдан башлап) ул Әлмәт электр челтәре – “Челтәрләр компаниясе” АҖнең һава, кабель линияләренә хезмәт күрсәтүче Азнакай подстанцияләре хезмәтенең Тымытык участогы электромонтеры. Баштан шофер-электромонтер, ә хәзер электромонтер булып эшли. Тымытык бригадасында 4 кеше. Алар 30 лап авылга хезмәт күрсәтәләр. Монда инде көн-төн, ял, бәйрәм көннәре белән хисаплашып тору юк. Өйләребез якты, барлык уңайлыклар булсын, бәла-казалар килеп чыкмауның барысы да менә шушы электромонтерларга бәйле. Монда инде тырышып эшләү генә дә җитми, саклык, игътибар һәм әлбәттә тәҗрибә дә кирәк.
Юкка гына халык телендә: “Электрик бер генә тапкыр ялгыша”, – дигән әйтем йөрми. Электриклар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәрби хәзерлектә булырга тиешләр. Җил-давыллар, аварияләр, бәла-казалар булмый тормый шул. Менә монда инде электриклар солдатлар кебек үк һәрчак сакта торалар. “Соңгы елларда аварияләр, табигый бәла-казалар еш булып тора. “36 шар сәгать бер дә туктамый эшләгән вакытлар булды”, – дип искә ала Рамил Әхсәнович. Һава, кабель линияләренең, трансформаторларның төзеклеге, куркынычсызлыгы... тагын да без белеп бетермәгән меңләгән эшләр... Рамил Әхсәнович кебек дүрт дистә елдан артык гомерен шушы хезмәткә багышлаган, яшьләрнең остазы булган белгечләрнең алтын бәясенә торуын аңларга була. Үзенең эш дәверендә дүрт җитәкче генә алышынган. Ул аларның барысын да: хөрмәт белән, яратып искә ала. Бүгенге көндә Айдар Әдипович җитәкчелегендә эшлиләр һәм Әлмәт электр челтәрләре структур бүлекчәләре арасында алдынгы урыннарда баралар
Озак еллар, фидакарь, тырыш хезмәте өчен дүртенче разрядлы электромонтер Рамил Гәрәев, Россия Федерациясе энергетика Министрлыгының ГОЭЛРО Планының 95 еллыгы” күкрәк билгесе һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул “Челтәрләр компаниясе” АҖ нең Мактау тактасына кертелгән.
Менә шундый хезмәт сөючән бер дә тиктормас кеше ул Рамил Гәрәев. Әле үзенең шәхси хуҗалыгында мал-туар асрый, яшелчә-җиләк-җимеш үстерә: “Кеше эштән үлми. Ялкаулыкка кереп китмәскә кирәк. Менә анысы бик тә начар”, – ди ул Коръән сурәләреннән дә мисаллар китереп. Әле үз көче белән авылда мәчет тә төзи икән. Аның чыгымнары турында сорау биргәч: “Акыл белән эшләсәң, кулың эш белсә, җитә ул, – дип җавап бирде. – Әлһәмдүлилләһ, барыбыз да, балалар да диндә. Үзара ярдәмләшеп яшибез.” Бәхет өчен тагын ни кирәк. Уңышлар юлдаш булсын аңа, кешеләр өчен изге, күркәм хыяллары тормышка ашсын!
«Маяк» архивыннан 4июнь 2025 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев