Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СӘНӘГАТЬ («Һөнәр иясе»)

Һөнәр – кулдагы алтын беләзек

Югары һәм Түбән Стәрле авылларында туып үскән, тырыш хезмәтләре белән югары уңышларга ирешеп, республика күләмендә танылган фидакарьләр эшчәнлеге белән авылдашларны таныштыру - китапханәнең күркәм традициясе. Авыл мактаулы ул-кызларын - үз эшенең осталары, алтын куллы кешеләрен белергә тиеш.

   Китапханәдә оста куллы нефтьче-ветеран Рәшит абый Нургалиев белән очрашу кичәсе узды. Рәшит абый гомеренең 43 елын нефть чыгаруга багышлаган: бораулаучы, оператор булып эшләгән. Хезмәтен югары бәялиләр:  “Татнефть”  җәмгыятенең Мактаулы нефтьчесе” исеменә, Россия энергетика министрлыгының Мактау грамоталарына лаек була.  Ялга киткәч гаҗәеп төгәллек, осталык белән эшләп торучы нефтянка макетлары (буровой установкалары, станок качалкалар, күтәргечләр, чылбырлы үткәргеч-приводлар) ясау белән шөгыльләнә башлый. Әйберләр ясау сәләте тумыштан бирелгән аңа.

– Үскәндә уенчыкларны башта үземә, аннан соң күрше малайларына ясый идем. Гомер буена бар кирәк-яракны кулдан ясадым. Нефтянка модельләремнең төгәл  масштабын сакламасам да, алар чынлыктагы агрегатлар белән 85-90 процент тәңгәл килә, – ди ул.

Иҗат җимешләре белән төрле дәрәҗәдәге күргәзмә-конкурсларда катнаша. “Татнефть” тарафыннан уздырылучы “Туган ягым – Татарстан”  сәнгать эшләре конкурсында өч ел рәттән җиңүче була Рәшит абый.  2019 елда Казанда узган эшче һөнәрләрнең дөнья чемпионаты күргәзмәсендә останың макетлары чит ил вәкилләренең аеруча кызыксынуын уята.

  Рәшит абый әлеге мавыгу тарихы, макетларны бернинди сызымнарга карамыйча хәтердән ясавы, аларның "Татнефть"нең кадрлар әзерләү үзәгендә, Уфа, Октябрьский, ерак Себернең Лангепас шәһәрләре институтларында студентларга ярдәмлек буларак урнаштырылуы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

– Металл, электрүткәргечләр, пластмасса өеменә “җан өргәнче” айлар, хәтта ел да уза. Ясаган макетымны күңелемнән өзеп, кешегә тапшырам. Менә монысы бик авыр,  – дип серләрен ачты Рәшит абый.  Ә инде кичәгә алып килгән миниатюр нефть җиһазларын хәрәкәткә китергәч, соклану хисләрен яшерә алмадык. Әйтерсең, Стәрле басуларындагы качалкалар эшләп утыра!

  Беренче макетын 2000 елда ясый Рәшит абый. Бүгенге көндә утыз макет авторы ул. Эшенең серен белеп, җиренә җиткереп, тәмен-ләззәтен татып эшли ул. Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан диләр бит. Мавыгуга да ныклы белем, кул осталыгы кирәк. Ә инде сабырлык-үҗәтлекне әйтәсе дә түгел!

   Чара барышында Гөлгенә Хайбуллина, Динә Шәйхетдинова, Амалия Сөнәгатова башкаруында җыр һәм нәфис сүз матур кичәне тагы да ямьләндереп җибәрде. Авылдашыбызның эшчәнлеген күзәтеп, аның турында район, республика матбугатында яктыртып баручы Әсгать абый Сәгытдинов, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова  Рәшит абыйның еллар чарлаган һөнәри осталыгын бәяләп, туган авылы Стәрле, Азнакай районын данлавы өчен рәхмәт белдерделәр. Афәрин, Рәшит абый!

Нәзирә Латифуллина, Югары Стәрле авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев