Алтын куллы, олы йөрәкле
Әйе, заманалар үзгәреп, шул шаукымда оешма-предприятиеләрнең дә исемнәре алышынып торса да, аларның төп эшчәнлеге дә, үз эшләренә тугры кешеләре дә шул ук кала.
Шәһәребезнең “Инженерлык челтәре” дә әнә шундый хезмәткәрләре белән чын мәгънәсендә горурланган халыкның көнкүреш сагындагы коллективларның берсе. Бүген сезне шул фидакарьләрнең берсе – Рәфис Гәрәйшин белән таныштырырбыз.
Ул предприятиедә аңа нигез салынган 2006 елдан бирле слесарь-сантехник эшен башкара. Предприятиенең авария-диспетчер хезмәте ул чорларда 460, 863 квадрат метр торакка, 29 социаль объектларга хезмәт күрсәтә. Ел саен алып барылган киң колачлы төзелешләр эш күләмен, билгеле, даими үстереп тора. Коллегалары белән Рәфис Рәис улы да алардагы җылылык, салкын һәм кайнар су челтәрләренең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итә. Шәһәребезнең күпкатлы йорларында алып барылган капиталь ремонт вакытында алар инженерлык челтәрләрен яңарту белән дә шөгыльләнә.
Күпкатлы йортлар фатирларында яшәүче азнакайлыларның уңайлы көнкүрешен, җылы торагын кайгырткан авария-диспетчер хезмәте уңганнары заманча технологияләрне киң кулланып, эшләрен сыйфатлы һәм оператив башкаруга зур игътибар бирәләр. Оста куллы, эшен яхшы белгән, аңа гомере буе тугры калган Рәфис Гәрәйшин бу нәүбәттән яшьләргә олы үрнәк булып, коллективта мастер-остаз исемен йөртә. Аларны да үзбелемнәрен күтәрү өстендә эшләргә, яңа алымнарны тәвәккәл кулланырга өйрәтә.
Инициативалы, җаваплы, башка-ларның хөрмәтен яулаган хезмәткәрнең башлап үрнәк күрсәтүендә күләмле, оператив хәл итүне сораган эшләр һәрчак көтелгән нәтиҗәне бирә.
“Инженерлык челтәре плюс” предприятиесендә озак еллар фидакарь хезмәт куйган Рәфис Гәрәйшин Татарстан Республикасының архитектура, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының һәм башка күп кенә Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия.
Районның медицина тармагында хезмәт куйган Фәйрүзә һәм райондашларының торак-көнкүреш сагындагы Рәфис Гәрәйшиннар гаиләсендә бер ул һәм кыз үсә. Алар да тормышта үз юлларын табып, белгечлек алган – берсе нефтьче, икенчесе табибә булып эшлиләр.
Яшәешебезнең тотрыклылыгын, җирлегебез үсешен Гәрәйшиннар кебек менә шундый үрнәк һәм тырыш гаиләләр тәэмин итә дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев