Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
САБАНТУЙ

Җыр, гармун, бүләкләр: Мәндәй авылында сөрән суктылар

Азнакай районының Мәндәй авылында борынгы милли йолаларның берсе – сөрән сугу узды. Сабантуй алдыннан үткәрелә торган әлеге күркәм чарада авыл халкы быел да бик актив катнашты.

Бу көннәрдә районыбыз авыллары Сабантуй рухы белән яши: мәйданнар әзерләнә, бүләкләр барлана, кунаклар кайтуга йорт-җирләр карала... Ә иң күңеллесе – сөрән сугу – бүләк җыю йоласыдыр, мөгаен. Гармун тоткан егетләр, халкыбызның милли җырларын сузучы кызлар, бизәлгән атлар, уен-җыр – урамнар шау-гөр килеп тора бу көннәрдә.

Авыл Сабан туе алдыннан Мәндәй авылында да сөрән суктылар. Авыл халкы егетләрне-кыәларны капка төпләрендә көтеп алды, Сабантуй өчен әзерләгән бүләкләрен тапшырды.

«Сөрән сугу йоласы безнең авылда ел саен шулай зурлап уздырыла. Авылдашларны гармунга җырлатып, биетеп бәйрәм рухы бүләк иттек. Иң куанычлысы – балаларның да бу матур традициягә теләп кушылуы. Алар милли йолаларыбызны күреп, өйрәнеп үсә», –  ди Мәндәй авылы мәдәният йорты директоры Светлана Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев