Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
САБАНТУЙ

Кызыл Сукачы авылында милли бәйрәм гөрләде!

Узган ялларда Азнакай районы Кызыл Сукачы авылы халкы һәм кунаклары өчен көтеп алынган Сабантуй бәйрәме үтте.

Бәйрәмнең иң күңелле, истә калырлык мизгелләрен сезгә дә тәкъдим итәбез!

Мәйданда татар халык җырлары яңгырады, дәртле биюләр һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Милли рух һәр почмакта сизелеп торды.

Бәйрәм программасы төрле яшьтәге катнашучыларны колачлады:

  • Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә мавыктыргыч милли уеннар оештырылды;
  • Көрәш мәйданында, капчык белән йөгерүдә, баганага менүдә һәм башка традицион ярышларда һәркем үз осталыгын һәм көчен сынап карады.

Авылның социаль тормышында актив катнашкан, бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән игелекле кешеләр игътибарсыз калмады — аларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыганак: Азнакай район Советы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев