Квадроцикллы сөрән: Күктәкә халкы Сабан туена әзерләнә
Азнакай районында Сабан туйлары дәвам итә.
Бу атнада милли бәйрәм дулкыны Күктәкә авылына килеп җитәчәк. Биредә Сабан туен аеруча яраталар, һәм аны һәр елны үзенчәлекле итеп үткәрергә тырышалар. Яңа уеннар, кызыклы бәйгеләр, бай концерт программасы – боларның барысы да Күктәкә Сабан туенда!
Быел да бәйрәмгә әзерлек кызу темпларда бара.
Шушы көннәрдә авыл яшьләре сөрән сугуга чыкты. Авыл урамнары буйлап квадроциклда җилдереп, музыка, җыр-бию һәм күтәренке кәеф белән узган сөрән авыл халкын Сабан туена чакырды.
Быел Күктәкә халкы кунакларны нинди яңалыклар белән шаккаттырыр? Моның җавабын инде Сабан туе көнендә беләчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев