Чубар-Абдулда сөрән сугу бик күңелле үткән
Тиздән милләтебезнең зур хезмәт бәйрәме – Сабантуй җитә. Сабан туена бүләк җыю – үзе бер бәйрәм.
"Авылыбызда шундый күңелле чара узды. Йорт хуҗалары безне капка алдында бүләкләре белән шатланып көтеп алдылар. Бүләкләр белән бергә һәркем үзенең җылы теләкләрен әйтте. Барлык бүләк бирүчеләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды, – дип хәбәр итә Чубар-Абдул авылы китапханәчесе Әлфия Шакирова.
Клуб мөдире Гөлгенә Ризатдинова җитәкчелегендә оештырылган матур уеннар, җыр-биюләр күңелләргә хуш килде. Ә Зөлхәбирә апа Миңнегалиева үзе язган шигырьне укыганда, Сабантуйга бизәлеп килгән ат та, аны хуплап, кешнәп куйды.
Афәрин, авыл талантлары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев