ТАТАРСТАНДА рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда бер елда 5,3 мең гектарда урманнарны торгызу эшләре башкарылган
Бүгенге көндә Татарстан урманнары 1,6 миллион гектардан артык мәйданны били. Урманлылык 22,5 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казанда министрлыкның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
-
Татарстанда ягулыкка бәяләр артуын дәвам итте
Узган атнада Татарстан Республикасының автозаправка станцияләрендә барлык төп ягулык төрләренә бәяләрнең чираттагы артуы теркәлде.
-
Татарстан Югары суды “Долина схемасы” буенча каза күрүчегә фатирын кайтарган
Татарстанның Югары суды милек бәхәсе буенча район суды карарын гамәлдән чыгарды. Нәтиҗәдә, мошенниклар йогынтысында сатылган фатирны сатып алучыларга кайтарачаклар.
-
Татарстанда инвалид балалы гаиләләр өчен ташламаларның тулы исемлеге
Татарстан Республикасында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, стандарт социаль ярдәм чараларыннан тыш, өстәмә ташламаларга да исәп тота алалар.
-
Казанда Илһам Шакировны искә алдылар
Бүген Казанда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган истәлекле чара узды. Җырчы 2019 елның 16 гыйнварында вафат булды.
-
Татарстанның Роспотребнадзоры Пензада ясалган куркыныч Aloe Vera эчемлеген сатудан алды
«ВЕЛЬТА-Пенза» ҖЧҖ җитештергән 16 шешә куркыныч эчемлек Aloe Vera Яр Чаллыдагы ике кибет киштәләреннән алынган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Татарстанда хайваннар һәм кошларны кышкы исәпкә алу башланды
Татарстанда аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар хайваннарны кышкы исәпкә алуга керештеләр.
-
Татарстанның күп балалы аналары үз пенсияләрен яңадан санап, арттыра ала
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының күп балалы хатын-кызлары пенсия күләмен яңадан исәпләү юлы белән арттыру мөмкинлегенә ия булдылар.
-
Татарстан дүрт урынына ике имтихан тапшыру экспериментына кушылачак
2026 елда Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар, дүрт урынына ике мәҗбүри имтихан тапшырып, көллиятләргә һәм техникумнарга укырга керү мөмкинлеге алачак.
-
Азат Җиһаншин Татарстанның экология министры итеп билгеләнде
Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде. Тиешле указга ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
-
Татарстанда Россия-Һиндстан Сәламәтлек үзәген ачарга планлаштыралар
Якындагы ике-өч ел дәвамында Татарстанда Россия-Һиндстан сәламәтлек үзәге ачылырга мөмкин.
-
Татарстанның Роспотребнадзоры мәдәни чараларга билетлар өчен акчаларны кире кайтару тәртибен аңлатты
Яңа ел каникуллары һәм дәвам иткән бәйрәм чаралары вакытында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына һәм кунакларына концертларга, спектакльләргә һәм башка мәдәни-тамаша чараларына билетлар өчен акчаларны кире кайтару кагыйдәләре турында искәртте.
-
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 265 машина кар чистарта
Республикада төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тоту өчен файдаланыла торган техника паркына кар чистарту һәм бозлавыкка каршы материалларны бүлү эшләрен башкару өчен җайлаштырылган 1125 махсуслаштырылган юл машинасы керә.
-
Яңа елда беренче: ике малай!
Соңгы тәүлектә (31 декабрьдә иртәнге 8 дән 1 гыйнварда иртәнге 8 гә кадәр) Татарстанда 47 бала туган: 21 малай Һәм 26 кыз, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Татарстанда бәйрәм чараларына 144 меңгә якын кеше килгән
Җәмәгать тәртибен саклауга Казан махсус моторлаштырылган полкы хәрбиләре, ОМОН сугышчылары һәм Росгвардия территориаль идарәсенең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре җәлеп ителде.