10 елга алдан: Татарстанда республиканың аучылык биләмәләрен урнаштыру, алардан файдалану һәм саклау схемасын әзерләү эше төгәлләнде
2025 елда тармак өчен мөһим вакыйга булды: республика Фәннәр академиясе «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ белән берлектә киң колачлы фәнни тикшеренүне тәмамлады.
Аның нәтиҗәсе «Республиканың аучылык биләмәләрен урнаштыру, алардан файдалану һәм саклау схемасы» – территориаль аучылык төзелеше документын әзерләү өчен материаллар булды.
Эш барышында белгечләр кыргый хайваннарның яшәү урыннарын җентекләп өйрәнделәр һәм шуның нигезендә аучылык биләмәләренең сыйфатын бәяләүне (бонитет) яңадан карадылар.
Йомгаклау коллегиясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе аучыларны документ белән игътибар белән танышырга һәм үз эшчәнлекләрен яңа нормалар нигезендә төзәтергә өндәде. Әлеге документ – якындагы 10 елга (2036 елга кадәр) аучылык хуҗалыгы белән идарә итү һәм үстерү өчен төп документ.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте
Источник «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев