Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТАТАРСТАНДА

Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы дәвам итә

Татарстанда «Профессионаллар» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтенең төбәк этабы ярышлары дәвам итә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.

Чемпионатның төбәк этабы 17 ноябрьдә башланды һәм 13 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар республиканың 23 районы һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсуслаштырылган компетенция үзәгендә уза.

Чемпионат төп яшь категориясендә 234 компетенция буенча һәм «Юниорлар» категориясендә 118 компетенция буенча үткәрелә.

Гомумән алганда, чемпионатта 6 меңнән артык кеше катнашачак: конкурсантлар, экспертлар, мәйданчыкларның техник администраторлары һәм волонтерлар.

«Һөнәри осталык чемпионатлары яшь белгечләргә яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ача һәм гомумән төбәк икътисадын үстерергә ярдәм итә. Нәкъ менә чемпионатлар һәм ярышлар вакытында республикабызның киләчәген формалаштыручы һәм Татарстанның инновацион технологияләр һәм заманча һөнәрләр үзәге буларак абруен ныгытучы иң яхшы кадрлар ачыклана», - дип саный ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Ярышларда уңышлы чыгыш ясаган конкурсантлар төбәк этабы партнерлары булган предприятиеләрдән стажировка узу яки эшкә урнашу турында тәкъдим ала алачак.

Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә, кадрлар мөмкинлекләрен көсчәйтергә һәм Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ярышлар «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

Фотоларны чараны оештыручылар тәкъдим итте.

Источник «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев