Татарстан Югары суды “Долина схемасы” буенча каза күрүчегә фатирын кайтарган
Татарстанның Югары суды милек бәхәсе буенча район суды карарын гамәлдән чыгарды. Нәтиҗәдә, мошенниклар йогынтысында сатылган фатирны сатып алучыларга кайтарачаклар.
Бу мәгълүматны «Татар-информ»га фатир сатып алучыларның адвокаты Андрей Афанасьев раслады.
"Хатын-кыз фатирын 2024 елның августында саткан, аннары судтан килешүне гамәлдә түгел дип тануны сораган. Район суды сатып алучылар фатир хуҗасына җиде миллион сум акчаны, ягъни фатир бәясен, кире кайтарырга тиеш дигән карар чыгарды. Шул ук вакытта күчемсез милек тә аңарда калачак. Бу карарны ТР Югары суды кичә гамәлдән чыгарды. Фатир яңа хуҗаларга калдырылачак”, – ди адвокат.
Казанда яшәүче Римма Юнчина 2024 елның җәендә мошенниклар корбаны булган. «Татар-информ» ачыклаганча, алар хатын-кызны, төрле сылтаулар белән, торагын сатарга күндергәннәр. Сатудан кергән җиде миллион сум акчаны ул мошенникларга тапшырган. Фатир законлы нигездә сатылуга карамастан, Римма Юнчина аны бушатудан баш тарта һәм килешүне дөрес түгел дип тану үтенече белән судка мөрәҗәгать итә.
Источник «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев