Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

Ютазы коллегаларыбыз “Маяк”та кунакта булды

Бүген без “Маяк” газетасы редакциясендә кунаклар кабул иттек.

Күршеләребез – баш мөхәррир Юлия Дәүләтбаева җитәкчелегендә “Ютазы таңы” газетасы делегациясе Азнакайга десант ясады.

Коллегаларыбыз белән очрашуда сөйләшеп сүзләр бетмәде. “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов редакция коллективы, аның бүгенге көн сулышы белән таныштырды. Журналист, музей директоры Лиза Нурлыева республикада беренчеләдән булып ачылган редакция музее, 90 еллык юбилейга багышлап нәшер ителгән басма турында сөйләде. Баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары Гөлнара Хафизова бүлек эшчәнлеген яктыртты. Веб-редакторыбыз Гүзәл Корбанова сайт һәм социаль челтәрләрдә эшләү алымнары белән уртаклашты.

Кунакларыбыз белән эчкерсез әңгәмә чәй өстәле артында әле озак дәвам итте.

– Бик эшлекле, файдалы, кызыклы очрашу булды бу безнең өчен. Үзегез дә килегез, шулай аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшик! – дип саубуллашты кунакларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев