Бүген безнең “Маяк” газетасы редакциясенә шәһәребезнең “Йолдызчык” бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакка килде.
Алар басмабызның 90 еллык тарихы сакланган музейда булып, андагы экспонатлар, газета узган юл белән таныштылар. Кечкенә кунакларыбыз шигырь-җырларын да күчтәнәч итеп алып килгән. Бик рәхәтләнеп тыңладык үзләрен.
Нет комментариев