Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Шулай да була

Ярты гасырга сузылган аерылышу, яки аралашу үзәге дус кызларга бер-берсен табарга ярдәм иткән.

2022 елда Азнакай районы Клиентлар хезмәте (бүлек буларак) базасында Татарстан Республикасында беренче тапкыр өлкәннәр өчен аралашу үзәге ачылды. Бу вакыйга шәһәр һәм район халкы өчен бик мөһим вакыйга булды.

Үзәк мини-китапханә, иҗади, музыка һәм уку почмаклары, җәйге спорт зонасы, шулай ук күп кенә өстәл уеннары белән җиһазландырылган. Бу – очрашу, үзара аралашу, белем алу һәм ял итү өчен яңа мөмкинлек. Монда өлкән яшьтәгеләр үзләрен кирәкле итеп тоялар, актив һәм заманча тормыш алып баралар.

Үзәк ачылганнан соң, Азнакайда WhatsApp төркеме оештырдык, хәзерге вакытта анда 300ләп пенсионер аралаша. Төркемдә шәһәр һәм район вакыйгалары турында мәгълүматлар, яңалыклар биреп барыла. Өлкәннәр үзара аралашалар, бер-берсен бәйрәмнәр, туган көннәре, истәлекле вакыйгалар белән котлыйлар, киңәшләр бирәләр, яңа дуслар табалар. Болар безнең "яшь күңелле" ветераннар тормышын матур төсмерләргә баета, яшәү дәрте өсти, яңа казанышларга этәрә. Алар бергәләп экскурсияләргә чыгалар мәсәлән, Түбән Каманың җылы бассейннарында, Алабуганың тарихи урыннары һәм музейларында булдылар, Дагыстанга сәяхәт ясадылар.

Бүгенге гаҗәеп вакыйга да Өлкәннәрнең аралашу үзәге ярдәмендә тормышка ашты. Заманча технологияләр яңа дуслар гына түгел, ә элеккеләрен эзләп табарга да мөмкинлек бирә. Шулай итеп, элеккеге дуслар Җәнида Мәрданшина һәм Ракыя Гайсина нәкь менә үзәк төркемендә бер-берсен эзләп таптылар.

1976 елда алар Уфадагы яшелчә үстерү белгечләре әзерләүче СПТУ-7 (Башкортстан Республикасы Михайловка бистәсе) белем алганнар. Аларга нибары 16 яшь була, укудан тыш, зур теплица хуҗалыгында да эшләгәннәр.

«Эшкә иртә торырга туры килә иде. Хезмәт – авыр, барысы да кул көче белән эшләнә, яшелчәләр җыябыз. Ләкин акча кирәк иде. Кызлар бит инде, матур буласы, бизәнәсе килә», – дип елмаеп искә ала. Җәнидә.

Дуслар бер бүлмәдә яшәгәннәр, шатлыгын, борчуын һәм серләрен бүлешкәннәр. Әмма уку тәмамлангач, аларның юллары аерыла: Җәнидә 1985 елда кияүгә чыгып, күрше Татарстанга, Азнакайга күченә, ә Ракыя Себергә китә. Безнең ике героебыз да Башкортстан Республикасыннан. Иң гаҗәбе: республикада 56 район булса да, алар нәкъ менә Азнакайда очрашалар.

«Ракыя монда 10 ел элек күченгән, димәк, без бер шәһәрдә яшәгәнбез, ләкин бер тапкыр да очрашмаганбыз, – ди Җәнидә дулкынланып. – Без бер-бербезне Үзәк төркеме ярдәмендә табыштык».

49 елдан соң  ике дусның очрашуы, әлбәттә, бик дулкынландыргыч һәм җылы булды. Истәлекләр, хатирәләр турында сөйләшеп, кичнең узып китүе сизелмәде дә.

«Бер-беребезне кысып,кочаклаштык. Әйтерсең лә, ярты гасырга якын гомер узмаган да, яшьлеккә кайткан кебек булды»к. Язмышларыбыз төрле, без хәзер бер-беребезне элеккедән дә күбрәк хөрмәт итәргә, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез, диләр дуслар.

Бу язма – чын дуслыкның вакыт белән чикләнмәвенә бер мисал.  Бик нык ышансаң һәм көтсәң, могҗизалар көттермәс, хыяллар тормышка аша ул,.

Автор: Ләйсән Шәйдуллина, баш белгеч-эксперт

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев