Студентлар көне: хатирәләр һәм күңел ачу вакыты
Безнең сораштыру
Һәр елны 25 гыйнварда без Студентлар көнен билгеләп узабыз. Бу амбиция һәм омтылышларга бай булган яшьләрне берләштерүче бәйрәм. Бу көн яңа этапның башлануын гына түгел, ә студент тормышының якты тәэсирләрен дә символлаштыра.
Студент чоры – ул яңа башлангычларны ачып, гомерлек дуслар табып, төрле сынаулар белән очрашу вакыты. Еллар узгач та, студентлыкның иң кызыклы мизгелләрен искә алып, матур хатирәләргә чумабыз.
Студент тормышының ни өчен үзенчәлекле булуын яхшырак аңлау өчен, мини сораштыру үткәрдем.
- Ильвина, 18 яшь, 3 курс студенты: «Беренче курста без дусларым белән сессия тәмамлануны билгеләргә һәм колледж янындагы паркта пикник оештырырга уйладык. Без азык-төлек, җәймәләр һәм мини-концерт өчен портатив колонка да алып бардык. Без көлдек, җырладык һәм йолдызлы күк астында киләчәккә хыялларыбыз белән уртаклаштык».
- Аделина, 16 яшь, 1 курс студенты: “Минем студентлык тормышымда иң истә калганы: тәүге тапкыр студентлар сафына басуны билгеләп узу булды. Без иртән иртүк шәһәр паркына бардык, 2 атна дәвамында тырышып әзерләгән номерларыбызны күрсәттек һәм студентлар советы әзерләгән уеннарда катнаштык. Нәкъ менә шушы уеннар безне берләштерде, без бер командага әйләндек”.
- Элина, 20 яшь, 2 курс студенты: “Беренче курста кичен тулай торакта йөгереп йөри идек, биюче студентлар төркеме белән очраштык һәм аларга кушылып, музыка астында бәйрәм оештырдык. Бу бик күңелле булды, без көлдек һәм төн буе биедек”.
- Ринат, 19 яшь, 4 курс студенты: “Бер дәрестә без тәҗрибә үткәрергә һәм көнне китапларсыз гына үткәрергә уйладык. Күңелсез лекцияләр тыңламагач, бездә “мозговая атака” булды һәм без хәтта курс өчен проект уйлап таптык. Бу көн безгә укуны парта артында гына гына түгел, ә дусларча атмосферада да алып барырга мөмкин икәнлекне күрсәтте”.
Студентлык еллары әнә шулай маҗараларга, чын дуслыкка һәм, әлбәттә, онытылмас дәресләргә бай. Бу көн безнең тормышыбызда бу елларның никадәр мөһим булуын искә төшерсен һәм студентларны яңа уңышларга илһамландырсын!
Элина Гатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев