Музейларда заман сулышы
Азнакайның горурлыгы – Чатыр тау.
Азнакайның горурлыгы – Чатыр тау. Чатыр тауны иң зурлаган, аны күкләргә чөеп олылаган шәхес – олпат, зыялы язучыбыз Марсель Галиев. Ә шәһәребездәге иң өлкән мәктәп – 1 нче санлы! Шулай булгач, чал тарихлы мәктәпнең укучысы булган Марсель Галиев музее да, әлбәттә, 1 нче мәктәптә булырга тиеш! Бу фикер инде май аенда кузгатылды һәм район җитәкчелеге тарафыннан да эш башлап җибәрелде.
Музей ул–заман сулышы. Анда күренекле якташыбызның тормыш юлы, иҗаты аша укучыларыбызга тәрбия бирү-музей мәгълүмат базасы булачак. Шундый мәртәбәле халык язучысы, Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясенең Балтач авылында гына туып үскәнлеген белгәч, укучыларның дөньяга карашы үзгәрер, музейга кергән саен алар өчен ниндидер яңалык ачылыр, дип уйлыйм. Азнакай якларында булган кеше Марсель Галиев музеена кагылмый китмәс...
Сүз дә юк, әле экспонатларны юктан бар ясап, бөртекләп җыеп бетерәсе бар. Язучының күңелендәгесен түкми-чәчми терки барган күңел дәфтәре, шигырьләре – үзе бер тиңе булмаган хәзинә. Өстәвенә, рәссамлык белән күптәннән мавыга, портретларын коеп кына тора дисәң дә дөрес була. Күз нурларын түгеп, гаҗәеп осталык белән сурәтләп ясаган картиналары, әлбәттә, нур өстенә нур булачак.
Менә шуларның барысын да күз уңында тотып, музей ачуга әзерлек эшләре дәвам итә. Язучының музеенда үз язмышы чагылырга тиеш. Әлеге музейның ачылуы бүгенге яшь буын өчен бик актуаль, чөнки үз ягының язучыларын, күренекле шәхесләрен, тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Һәр бала үз гаиләсен, үзенең тамырларын, буыннан буынга сакланып килгән традицияләрен белеп үсәргә; үз милләтенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен хөрмәтләргә тиеш. Шулай булганда гына, яшь буында милли аң формалаша, буыннар чылбыры өзелми.
Әлеге вакытка Марсель ага үзе кайтып, берникадәр хәзинә, картиналарын калдырып китте. Музейны әзерләп, куллануга тапшыру декабрь ахырына төгәлләнергә тиеш. Яңа елга аяк басканда зур горурлык белән, «М.Галиевның иҗади лаборатория музее» үз укучыларын каршылар дип өметләнәбез.
Дамир Фаттахов, Азнакай шәһәре 1 нче мәктәбе директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев