Кичә – язгы ташу, бүген – янә кыш
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Кичә – язгы ташу, бүген – янә кыш

Чубар Абдул авылыннан Зөлхәбирә Миннегалиева шигыре

Күңелдәге Сезгә!

Күңелдәге Сезгә!
Кичә язган шигъри юллар
Бүгенгә туры килми, 
Кичә көчле ташу иде, 
Бүген җылы кыш килде.
Агачларга бәсләр кунган –
Нинди сихри матурлык
Бер Раббым сыный безне:
Рәхмәт әйтеп торырлык.
Сынаулары, сынаулары
Хәвеф-хәтәрсез булсын, 
Иртә килгән язлардан соң
Хәерле җәйләр килсен!
Кара болытлар таралсын, 
Күкләребез аяз булсын
Күңел тынычлыгы белән
Безгә яшәргә язсын!


Нет комментариев