Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Капка төбе – әйбер саклау урыны түгел

Шәһәребез көннән-көн матурлана. Анда берсеннән-берсе заманча шәхси йортлар да калка.

Үзебез дә күптән түгел ихата алдык, йорт яңартырга җыенабыз. Билгеле, капка төбенә ташы да, комы да, төзелеш материалы да кайтачак. Аларны анда озак вакыт яткырырга ярамый, моның өчен штраф каралган дип ишеттем. Менә шул хакта газета аша төгәлрәк аңлатма биреп булмас микән?

Илгиз Ганиев

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясенең “Тышкы төзеклек кагыйдәләре” нигезендә, шәхси торак төзелеше территорияләрендә, шәхси милек хокукларында йортлары булган гражданнарга билгеле таләпләр бар. Шәһәрнең шәхси секторында үз йортлары белән яшәүчеләргә капка төпләрен мөлкәт, төзелеш материаллары яисә чүп-чар саклау өчен склад итү катгый тыела. Урамда шулай ук машина юу, яфракботак, кәгазь яндыру рөхсәт ителми. Муниципаль кагыйдәләрен бозу гражданнарга - ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр; вазыйфаи затларга - унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга - ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Кагыйдәләр һәркемгә бер һәм алар үтәлергә тиеш, шуны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев